ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чирмешән боксчысын республика командасына алганнар

21 март 2019, 06:00 , Фото: Николай Емельянов

Чирмешән боксчысын республика командасына алганнар Ярышларда Александр Апалаев 2 нче урын яулаган.

(Чирмешән, 21 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды  Нәтиҗәләр буенча Чирмешән боксчысын республика командасына алганнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Анда “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашып, алар арасыннан Александр Апалаев 2 нче урын яулаган.

Ивашкино авылы егете Идел буе федераль округы буенча оештырылачак бокс ярышларында республика җыелма командасы составында чыгыш ясарга тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10