ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Түбән Камада Николай Зеленов исемендәге сквер булдыру планлаштырыла

21 март 2019, 09:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/news/745/74090/?clear_cache=Y

Түбән Камада Николай Зеленов исемендәге сквер булдыру планлаштырыла Сквер шәһәр судының яңа бинасы янында киләсе елда ачылачак.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Түбән Камада Николай Зеленов исемендәге сквер булдыру планлаштырыла. Җҗитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин шул хакта сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Айдар Метшин әйтеп узганча, үз куллары белән Кама буенда кояшлы шәһәр төзегән, бөтен Татарстан даны булган сәнәгать үсеше өчен зур өлеш керткән мөхтәрәм кешеләребезне, ветераннарыбызны без һәрчак хәтеребездә сакларга тиеш.

"Шәһәребезнең соңгы атасы - Түбән Каманың мактаулы гражданины Николай Александрович Зеленовның арабыздан китүенә кичә 40 көн тулды. Бу искиткеч талантлы кешенең исеме безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак", - диде мэр.

Шәһәрнең иҗтимагый советы һәм шин комплексы хезмәткәрләре тәкъдиме белән, Түбән Каманың Шинчылар проспектында Зеленов скверы булдыру карарына килделәр. Сквер шәһәр судының яңа бинасы янында киләсе елда ачылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10