ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәккәдә хаҗиларның балаларын калдырып тору өчен бакча ачылган

20 март 2019, 20:22 , Фото: Шамиль Садыков/архив

Мәккәдә хаҗиларның балаларын калдырып тору өчен бакча ачылган Балаларны махсус әзерлек узган хатын-кыз укытучылар карап торачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Мәккә шәһәрендәге Әл-Харам мәчете янәшәсендә балалар бакчасы ачылган. Бу турыда Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Согуд Гарәбстаны массакүләм мәгълүмат чараларында әйтелгәнчә, балалар бакчасы Сәгатьле манара бинасында урнашкан.

"Согуд Гарәбстанына Хаҗ яки Гомрә гамәлләрен кылырга килгән мөселманнар өчен Мәккә хакимияте махсус балалар бакчасы ачарга карар иткән. Хаҗилар дини йолаларны үтәгәндә, балаларын бакчада калдыра ала. Махсус әзерлек узган хатын-кыз укытучылар балалар белән дәресләр һәм уеннар үткәрәчәк", диелгән бу хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10