ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстан укучылары астрономия һәм француз теленнән Бөтенроссия олимпиадасы финалына чыкты

20 март 2019, 18:01

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Самара өлкәсендә һәм Мәскәүдә уза.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 19 мартта француз теле һәм астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы ачылды. Финалда Татарстан укучылары да катнаша. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадалар 20-23 март көннәрендә Самара өлкәсендә һәм Мәскәүдә уза. Мәскәүдә чит телләрдән, Самара өлкәсендә астрономиядән йомгаклау этабы була.

Татарстан командасында - 9 укучы. Алар республика данын яклаячаклар. Балаларны Бөтенроссия олимпиадасы финалына Казан федераль университеты укытучылары һәм мәктәп укытучылары әзерләде, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10