ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда иномарка йөртүче егет өлкән яшьтәге ир-атны кыйнаган

20 март 2019, 18:21 , Фото: соцсети

Казанда иномарка йөртүче егет өлкән яшьтәге ир-атны кыйнаган Яшь ир-ат пенсионерның курткасыннан һәм кулларыннан йолкыган, аяклары белән типкәләгән.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Казанда «КИА» автомобилен идарә итүче егет өлкән яшьтәге ир-атны кыйнаган. Бу хәлне видеога төшергәннәр. Видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга бүген көндез Сул Болак урамында булган. Видеода яшь ир-ат пенсионерның курткасыннан һәм кулларыннан тотуы, аңа аяклары белән тибүе күренә.

Шаһитлар фикеренчә, пенсионер автомобиль куйганга кисәтү ясаганга, яшь ир-атның ачуы чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10