ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермь өлкәсендәге татар мәктәбен саклап калу өчен, район башлыгына мөрәҗәгать әзерлиләр

20 март 2019, 17:31 , Фото: Рамиль Гали/архив

Пермь өлкәсендәге татар мәктәбен саклап калу өчен, район башлыгына мөрәҗәгать әзерлиләр Уразмәт, Бикбай мәктәбендәге укучыларны, балалар аз булу сәбәпле, рус мәктәбенә җибәрергә телиләр.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Пермь өлкәсендәге Октябрь районының “Татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе” Гыймранова Әлфирә, үз районындагы татар мәктәбен саклап калу өчен, район башлыгына мөрәҗәгать әзерли. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Ишим урта мәктәбен саклап калыр өчен, безгә күршедәге Уразмәт һәм Бикбай авыл укучыларын шушы мәктәпкә китертергә кирәк. Моны эшләү өчен, шушы авыллар арасында яхшы юл булдырырга кирәк. Авыллар арасы сигез километрга чыга. Югыйсә бу ике авылны Богородский, Зуевка авылы мәктәпләренә кушачаклар”, - диде Әлфирә Гыймранова.

Аның сүзләренчә, өч мәктәпне берләштерә алсалар, барлыгы 200дән артык бала булачак.

“Ишимдә балалар санын киметергә ярамый, алайса мәктәп тугызьеллык булып калачак. Шуңа күрә рус мәктәбенә кушылмаска дип, әти-әниләрдән гаризалар кабул итәбез. Ишим авылыннан тыш Янапай, Әтнәхуҗа авылларындагы мәктәпләрне дә саклап каласы иде”, - дип үз борчуын җиткерде оешма рәисе.

“Хәзерге вакытта мин үземнең карарымны язам. Аны район башлыгына, аннары Татар автономиясенә җибәрәм. Без анда кварталга бер мәртәбә җыелышабыз. Менә шул җыелышка район башлыгын һәм Ишим мәктәбе директорын да алып барырга телим. Бу мәсьәләне яңа уку елы башланганчы хәл итәргә кирәк”, - диде ул.

  • Бүгенге көндә Ишим авылы мәктәбендә 120 укучы белем ала. Уразмәт белән Бикбай авылларында бергә 96 укучы укый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10