ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Хозур” нәшрияты Android өчен “Коръән” мобиль кушымтасын эшләп чыгарды

20 март 2019, 15:43 , Фото: dumrt.ru

“Хозур” нәшрияты Android өчен “Коръән” мобиль кушымтасын эшләп чыгарды Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты Android өчен “Коръән “Казан басма” дип исемләнгән мобиль кушымта эшләп чыгарды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Күптән түгел генә мондый кушымта iOS җайланмалары өчен чыккан иде. Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә. Әлеге кушымтага нигез итеп – нәзарәттә әзерләнеп бастырылган Коръән басмасы алынган.

Әлеге кушымтаны сылтама аша йөкләп алырга була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10