ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновскида "Татар кызы" конкурсының төбәк этабында "Иң кунакчыл кыз"ны ачыклаганнар

20 март 2019, 14:14

Бәйгенең беренче өлеше гаилә кыйммәтләренә багышланган.
(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Ульяновскида өлкә күләмендә үткәрелә торган "Татар кызы-2019" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Язилә Баукина "Иң кунакчыл кыз" исеменә лаек булган. Бу хакта җирле татар яшьләренең мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Бәйгенең беренче өлеше гаилә кыйммәтләренә багышланган. Жюри әгъзалары кызларның аш-суга осталыкларын гына түгел, тел белүләренә, табын бизәүләренә, ризыкларның тәменә дә игътибар иткән. 
 
Нәтиҗәдә, "Иң тәмле ризык", "Табынны иң матур бизәүче", "Ризыкны иң яхшы тәкъдим итүче" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнгән. Шулай ук "Иң кунакчыл кыз"ны да ачыклаганнар. 
 
Өлкәдә конкурсның икенче өлеше 6 апрельгә билгеләнгән. Анда кызларның спорт ягыннан әзерлекләрен тикшереп караячаклар. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10