ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ике ай эчендә наркотиклар әйләнешенең ундүрт ноктасы ачыкланган

20 март 2019, 14:09 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда ике ай эчендә наркотиклар әйләнешенең ундүрт ноктасы ачыкланган “Шулай ук әлеге өлкәдә 1500 административ тәртип бозу очрагы теркәлде”, - диде Кирилл Жданов.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда соңгы ике ай эчендә республикага кертелә торган наркотик матдәләрнең 14 ноктасы ачыкланган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Республикада наркотикларга бәйле хәл шактый киеренке. Соңгы ике ай эчендә генә дә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан наркотиклар кертүнең 14 каналы ачыкланды. Министрлыкта наркоманиягә каршы профилактика буенча шактый зур комплекслы эшләр алып барыла”, - диде ТР Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнеше контроле буенча идарәсе башлыгы урынбасары Кирилл Жданов.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның ике аенда законсыз наркотиклар әйләнеше буенча 1500 административ тәртип бозу очрагы ачыкланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10