ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

«ГАЗель» йөртүчесе 22 яшьлек кызны Казан үзәгендә җәяүлеләр кичүендә бәрдергән

20 март 2019, 13:53

Юл-транспорт һәлакәте Университет урамында булган.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «ГАЗель» йөк машинасы Казан үзәгендә көйләнә торган юл кичүендә 22 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.

«Кичә көндез Университет урамына борылышта машина йөртүче юлдан чыгучы 22 яшьлек кызга юл бирмәгән. Кыз светофорның рөхсәт итүче сигналы вакытында юлдан чыга торган булган. Машина аны бәрдереп киткән», - дип сөйләделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Кызның аяклары сынган, аны хастаханәгә салганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10