ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көненә концерт программасы әзерләнгән

20 март 2019, 13:27

Кунаклар концерт программасын тамаша кылудан тыш, кул эшләнмәләре күргәзмәсен карый, милли ризыклардан авыз итә алачак.
(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Бүген, 20 март көнне, Ульяновск өлкәсе Ульяновск районында Татар мәдәнияте һәм теле көнендә концерт күрсәтелә. Бу хакта җирле татар яшьләренең мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Кунаклар татар телендә әзерләнгән концерт программасын тамаша кылудан тыш, кул эшләнмәләре күргәзмәсен карый, милли ризыклардан авыз итә алачак. 
  • 2010 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча өлкәдә 150 меңләп татар исәпләнә. Алар Ульяновск, Димитровград шәһәрләрендә һәм Иске Кулаткы, Мәләкәс, Яңа Малыклы, Чердаклы районнарында күпләп яши. 
  • 1997 елдан Ульяновск татарларын берләштергән милли-мәдәни автономия гамәлдә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10