ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев турында китап чыгачак

20 март 2019, 13:12

Китапның авторы Казахстанның Милли куркынычсызлык комитеты башлыгы Кәрим Мәсимов булачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Казахстанның Милли куркынычсызлык комитеты башлыгы Кәрим Мәсимов республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмәсендә Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаев турында китап язарга җыенуы турында әйтте. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Нурсолтан Абишевич - ул бөек кеше. Аның тормышы һәм эшчәнлеге турында китап язарга уйлыйм», - дип әйткән Кәрим Мәсимов.

  • Кәрим Мәсимов 2016 елның 8 сентябрендә Милли куркынычсызлык комитеты башлыгы итеп билгеләнде. 2003-2006 елларда Кәрим Мәсимов - Нурсолтан Назарбаевның ярдәмчесе, Премьер-министр урынбасары була. Ул ике тапкыр Казахстанның Премьер-министры булган (2007-2012 еллар һәм 2014-2016 елларда). Моннан тыш, Президент Администрациясе җитәкчесе вазифасын башкарган. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10