ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә ачык ишекләр көне була

20 март 2019, 12:44 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә ачык ишекләр көне була Бу көнне кунаклар укучылар белән бергә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек фестивалендә катнаша алачак.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 23 март көнне Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы номерлы мәктәп ачык ишекләр көненә чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бу көнне кунаклар укучылар белән бергә өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлек фестивалендә катнаша алачак. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, өстәмә белем бирүнең төрле юнәлешләре буенча ачык дәресләр узачак.

Теләге булган һәркем мәктәп музейларында да була ала.

Чара 9.30 сәгатьтә башлана.

  • 1186 нчы номерлы этномәдәни татар компонентлы урта гомуми белем бирү мәктәбе Мәскәүдә 1997 елда ачыла. 2006 елдан ул герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында бөек шагыйрьгә һәйкәл куелган.
  • Мәктәптә берничә музей булдырылган: «Татар мәдәнияте һәм көнкүреше», «Разведка легендалары», «Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп тарихы» һәм «Дөнья мәдәнияте галереясы».

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10