ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 15 яшьлек кыз Казан хастаханәсендә үлгән

20 март 2019, 10:26

Ершов һәм Курашов урамнары киселешендә светофорның рөхсәт итүче сигналында юл аша чыгучы кызны чит ил машинасын йөртүче бәрдергән.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районында җәяүлеләр кичүендә машина бәрдергән 15 яшьлек кыз бала кичә кич белән хастаханәдә үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» элек 10 мартта Ершов һәм Курашов урамнары киселешендә «Фольксваген» йөртүчесе светофорның тыелган сигналына чыгып, 15 яшьлек кызны бәрдергәнлеген, шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан китеп барганлыгын хәбәр иткән иде. Кызны 7нче шәһәр хастаханәсенә кома хәлендә китергәннәр.

фото из соцсетей

Хокук сакчылары ачыклаганча, автомобиль хуҗасы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде. Ир-атка карата юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган һәм автомобиль белән рөхсәтсез идарә иткән өчен ике административ эш кузгатылган булган. Кыз бала вафат булу сәбәпле, гаепләү маддәсе үзгәртеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10