ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә иң зур «Сәнгать сарае»нда һәм Нурек ГЭСында булды

20 март 2019, 10:04 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә иң зур «Сәнгать сарае»нда һәм Нурек ГЭСында булды
 Татарстан Президенты ике көнлек эш сәфәре белән Таҗикстанга килде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Таҗикстанга эш сәфәренең икенче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Дүшәнбедә берничә социаль һәм мәдәни объектта булды һәм Нурек ГЭС эше белән танышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, Татарстан делегациясе иң беренче «Кохи Борбад» (Сәнгать сарае) киноконцерт комплексын карады. Бина гөмбәз формасында эшләнгән. Зур тамаша залы 2 меңгә якын кеше сыйдыра, ә кече залы - 320 кешелек.

Шулай ук кунаклар өчен 2014 елда ачылган «Кохи Нәүрүз» комплексы буенча экскурсия үткәрелде. Сарай төрле техникалардан файдаланып, җирле осталар тарафыннан бизәлгән заллардан тора. Комплекс бер үк вакытта 3200гә кадәр кунак кабул итәргә мөмкин. «Нәүрүз Кохи» тирәсендә ботаника бакчасы оештырылган, анда республикадан һәм башка континентлардан үсемлекләр җыелган.

Татарстан делегациясе Дүшәнбе буенча экскурсияне «Кохи Истикол» (Бәйсезлек сарае) комплексында тәмамлады. Биредә элек Таҗикстан Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе урнашкан булган. Аннары Рөстәм Миңнеханов Нурек шәһәренә юнәлде, анда ул «Нәүрүз» милли бәйрәмендә катнашачак. Килүгә Татарстан Президенты Таҗикстанның энергетика тармагы флагманы булган Нурек ГЭС эше белән танышты.

«Станция өлешенә илдә эшләп чыгарыла торган электр энергиясе күләменең 80 процентка кадәр өлеше туры килә. Ил электр энергиясен Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Әфганстанга экспортлый», — дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Бүген ГЭСта аны модернизацияләү буенча комплекслы эш алып барыла. Су электр энергиясе эшләп чыгару өчен генә түгел, авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен дә кулланыла.

Татарстан Президенты ике көнлек эш сәфәре белән Таҗикстанга килде. Кичә, 19 мартта, Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрдә булды, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән сөйләшүләр үткәрде һәм «Татарстан – Таҗикстан» эшлекле форумында катнашты. Анда ике якның да икътисади потенциалы тәкъдим ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10