ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш кызлары хоккей турнирында катнашып, өченче урынны алган

20 март 2019, 05:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актаныш кызлары хоккей турнирында катнашып, өченче урынны алган Ата-аналар ярышларда катнашырга ярдәм итүчеләр рәхмәт сүзләрен җиткерә.

(Актаныш, 20 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районы хоккейчы кызлары үзләренең көчле рухлы, ныклы әзерлекле булуларын тагын бер кат исбат итте. Алар Татарстан җыелма командасы составында Стрельна шәһәрендә ( Санкт – Петебург) хоккей турнирында катнашып, өченче урынны яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Балаларга шундый мөһим спорт чарасында катнашу өчен матди ярдәм күрсәткән “ Таң” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Миңнехановка, балаларда әлеге спорт төренә мәхәббәт тәрбияләгән остаз Юрий Ерошенковка ата – аналар рәхмәт сүзләрен җиткерә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10