ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кырым Җәмигъ мәчетен көзен төзеп бетерергә планлаштыралар

19 март 2019, 20:04

Кырым Җәмигъ мәчете Көнчыгыш Европада иң зурларның берсе булачак.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганны ачылышына чакырган Кырым Җәмигъ мәчете 2019 елның көзендә төзелеп бетәр дип көтелә. Бу хакта "Интерфакс"ка сишәмбе көнне Кырым мөфтие җаваплы сәркатибе Айдер Аджимандетов хәбәр итте.

"Монолит эшләр тәмамланган инде, хәзер коммуникацияләр, электр челтәрләре җайга салына. Менә-менә тәрәзәләр урнаштыра башлаячаклар, аннары чиратта - бизәү эшләре, территорияне төзекләндерү", - диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, мәчет Осман стилендә төзелгән - зур гөмбәз, дүрт манаралы һәм кече гөмбәзле ишегалды. Әмма бизәкләре Кырым татарлары өчен хас уникаль стилистикада эшләнәчәк. Төзелеш вакытында үзебезнең һәм чит ил материаллары да файдаланылган.

Кырым Җәмигъ мәчете Көнчыгыш Европада иң зурларның берсе булачак: аның биеклеге 35 метр тәшкил итәчәк, манараларның биеклеге - 51 метр, 5 меңнән артык кеше сыйдырачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10