ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казан Кремле: Казахстан Татарстанның стратегик партнеры булып тора

19 март 2019, 19:27 , Фото: архив/Яков Абрамов

Казан Кремле: Казахстан Татарстанның стратегик партнеры булып тора
 Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев бүген республика телеканаллары эфирында чыгыш ясап, үзенең отставкага китүе турында игълан итте.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казахстан совет чорыннан соңгы киңлекләрдә Татарстанның төп партнеры булып тора. Ике республиканы күп еллык дустанә икътисади һәм мәдәни элемтәләр бәйли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Казахстан Татарстан өчен стратегик партнер булып тора. Бездә бик тыгыз икътисади һәм мәдәни элемтәләр урнашкан. Татарстан һәм Казахстан хөкүмәтләре тарафыннан сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге буенча эшче төркем булдырылды. Республикаларны нефть химиясе, автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, энергетика һәм башка өлкәләрдә уртак проектлар бәйли», - диде Галимова.

Ул Татарстан һәм Казахстанның эшлекле һәм мәдәни элемтәләре 1996 елда, сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзаланганнан соң яңа сулыш алды, дип искә төшерде.

«Татарстан белән Казахстан арасында элемтәләр күп тапкырлар югары дәрәҗәдә узды, Нурсолтан Назарбаев Казанда берничә тапкыр булды. Аның соңгы сәфәре 2018 елның 14 июнендә булды. Казахстан Президенты зур делегация белән килде, күп объектларда булды. Нурсолтан Назарбаевның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ике яклы очрашуы узды», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Галимова сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Нурсолтан Назарбаев белән күпьеллык шәхси дустанә мөнәсәбәтләр бәйли.

Татарстан статистика мәгълүматларына караганда, 2018 елда Татарстан һәм Казахстан арасында сәүдә әйләнеше күләме якынча 700 млн доллар тәшкил иткән. 622,7 млн долларның күп өлеше Казахстанга экспорт товарларына туры килгән, ел нәтиҗәләре буенча ул 2,9 процентка арткан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10