ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

19 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

19 март 2019, 21:00

19 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Миңнеханов Таҗикстанның татар җәмгыяте белән очрашты, Нурсолтан Назарбаев отставкага китә, Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан башкаласында Akia Avesto предприятиесен карады / Татарстан делегациясе рәсми сәфәр белән Таҗикстан Республикасына килде.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан башкаласында Akia Avesto предприятиесен карады

Владимир Леонов Татарстанның хоккейчы кызлары читкә китеп уйнаганга борчылуын әйтте / Министр сүзләренчә, Татарстанда алкалы хоккей буенча хатын-кызлар командасы оештыру соравы көн тәртибендә тора.

Владимир Леонов Татарстанның хоккейчы кызлары читкә китеп уйнаганга борчылуын әйтте

Таҗикстан Премьер-министры һәм Татарстан Президенты «Таҗикстан – Татарстан» форумын ачты / Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан хакимияте һәм бизнес вәкилләрен «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара саммитына чакырды.

Таҗикстан Премьер-министры һәм Татарстан Президенты «Таҗикстан – Татарстан» форумын ачты

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президентын Казанга чакырды / Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасына килде.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президентын Казанга чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»не илкүләм проектларны контрольгә алырга чакырды / Татарстанда илкүләм проектлар үтәлешен партия контролендә тотуны оештыру өчен эшче төркем төзелде.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»не илкүләм проектларны контрольгә алырга чакырды

Нурсолтан Назарбаев отставкага китә / Нурсолтан Назарбаев Казахстан белән 1990 елдан бирле идарә итә.

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев отставкага китә

Казанда янгын сүндерүчеләрнең ут капкан фатирдан ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр / Бигичев урамындагы 16нчы йортта янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Казанда янгын сүндерүчеләрнең ут капкан фатирдан ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле / Тукай премиясенә кандидатлыкка унөч иҗат кешесе һәм өч иҗади төркем тәкъдим ителә.

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле

Пекиндагы халыкара күргәзмәдә Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәчәкләр / Күргәзмәдә катнашуны оештыру өчен 1,1 млн сум акча бүлеп биргән.

Пекиндагы халыкара күргәзмәдә Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим итәчәкләр

“Ватаным Татарстан” газетасы тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир билгеләнде / Бүген Гөлнара Сабирова редакция коллективына тәкъдим ителде.

“Ватаным Татарстан” газетасы тарихында беренче хатын-кыз баш мөхәррир билгеләнде

"Ел китабы" бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле / Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны китапханәләр мәгълүматы буенча билгелиләр.

Башкортстан эшмәкәре татар яшьләрнең күпләп Себергә китүенә борчыла / Авылда проблемалар күп, аны ерып чыгам дигән кеше генә күренми, ди эшмәкәр.

Башкортстан эшмәкәре татар яшьләрнең күпләп Себергә китүенә борчыла

Мәскәү татарлары лидеры яһүдиләрнең милли тәрбия тәҗрибәсе үрнәк алырлык дип саный / Хәзерге шартларда без балаларыбызга телне генә түгел, ә идеологияне сеңдерергә тиешбез, - диде Рөстәм Ямалиев.

Мәскәү татарлары лидеры яһүдиләрнең милли тәрбия тәҗрибәсе үрнәк алырлык дип саный

"Сөембикә" журналының баш мөхәррире вазифаларын Лариса Маликова башкарачак / Моңа кадәр ул "Сөембикә"дә җаваплы сәркәтип булып эшләгән.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның татар җәмгыяте активы белән очрашты / Бүгенге көндә Таҗикстан Республикасында 17 меңгә якын ватандашыбыз яши.

Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның татар җәмгыяте активы белән очрашты

Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде / Таныклыкларны “Хозур” нәшрият йортының Казан шәһәре, Тукай урамындагы 36нчы йортта урнашкан фирма кибетендә сатып алырга була.

Диния нәзарәтендә никах һәм исем кушу таныклыкларының яңа бердәм үрнәге эшләнде

Татарстан һәм Таҗикстан икътисади элемтәләрне үстерү өчен хөкүмәтара төркем төзиячәк / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дүшәнбегә эшлекле сәфәре барышында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән сөйләшүләр уздырды.

Татарстан һәм Таҗикстан икътисади элемтәләрне үстерү өчен хөкүмәтара төркем төзиячәк

Песошин: Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча баруы мөмкин / Премьер-министр язгы ташу чорында су басу ихтималы булган районнарны атады.

Песошин: Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча баруы мөмкин
  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10