ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Башкортстан эшмәкәре татар яшьләрнең күпләп Себергә китүенә борчыла

19 март 2019, 15:40 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Башкортстан эшмәкәре татар яшьләрнең күпләп Себергә китүенә борчыла Авылда проблемалар күп, аны ерып чыгам дигән кеше генә күренми, ди эшмәкәр.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Башкортстанның Бәләбәй районы эшмәкәре Валмир Дәүләтшин татар авылының киләчәге, аның демографик халәте турында борчыла. Ул Башкортстандагы татар авылы яшьләренең күпләп Себергә китүләре турында сөйләде. Бу фикерен “Татар-информ” хәбәрчесенә VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены вакытында әйтте.

“Авылда проблемалар күп, аны ерып чыгам дигән кеше генә күренми. Мәсәлән, безнең Бәләбәй районы авылларында яшьләр бөтенләй юк инде. Бездә дә авылда эш юк. Яшьләребез сездәге кебек шәһәргә түгел, ә күбрәк Себергә эш эзләп китәләр. Берсе Себердә ята, икенчесе монда эшли. Мондый вазгыять гаиләләр таркалуга китерә”, - диде Валмир Дәүләтшин.

Аның фикеренчә, яшьләрне авылга кайтарыр өчен, беренче чиратта эш түгел, ә балалар бакчасы, мәктәп, сәламәтлек саклау үзәге, шуннан соң эш урыннары булдырырга кирәк.

Шул ук вакытта эшмәкәр дәүләткә 200 кешелек авыл өчен мондый инфраструктура булдыруның отышлы булмавын да искәртте.

“Татарстанда әле авыл язмышын кайгыртып, ниндидер программалар эшли. Тикшеренүләр үткәрәләр, шуны статистик яктан өйрәнәләр. Бездә бит боларның берсе дә юк”, - дип белдерде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10