ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның «Мәскәү» полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләделәр

19 март 2019, 13:30 , Фото: 16.мвд.рф

Казанның «Мәскәү» полиция бүлегенә яңа җитәкче билгеләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов бүлекнең шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Шәһәрнең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге җитәкчесе Александр Михеев Казанның «Мәскәү» полиция бүлегенең яңа башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы полиция полковнигы Алексей Соколов «Мәскәү» полиция бүлегенең шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Әлеге вазифага шәһәр җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге башлыгы Александр Михеев билгеләнде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Алексей Соколов искәрткәнчә, полиция бүлегенең яңа җитәкчесе хокук саклау органнарында инде 20 елдан артык хезмәт итеп, шушы вакыт эчендә үзен лидерлык сыйфатлары һәм оештыру сәләтенә ия профессионал буларак күрсәткән.

  • Александр Михеев 1977 елда Казанда туган. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. Хокук саклау органнарында үзенең хезмәт юлын 8нче батальонда милиционер-кавалерист вазифасында башлаган. 2006-2008 елларда сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләрне ачу бүлегенең өлкән оперуполномоченные вазифасын биләгән.
  • 2013 елдан – Казан шәһәре җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары. 2017 елдан – Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10