ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда янгын сүндерүчеләрнең ут капкан фатирдан ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр

19 март 2019, 11:07 , Фото: соцсети

Казанда янгын сүндерүчеләрнең ут капкан фатирдан ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр Бигичев урамындагы 16нчы йортта янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Казанда янгын сүндерүчеләрнең күпкатлы йортның бишенче катындагы ут капкан фатирдан тәрәзә аша ир-атны коткаруын видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетка шул хакта видео урнаштырган.

Кадрларда бишенче каттагы фатирның тәрәзәсеннән кара төтен чыгуы, тәрәзә төбендә утырган ир-атның ярдәм сорап кычкыруы күренә.

Ут белән көрәшүчеләр автобаскыч буйлап күтәрелеп, фатир хуҗасына аска төшәргә ярдәм итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10