ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан

19 март 2019, 08:19 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан Ут 15 квадрат метр мәйданда җиһазларны һәм кухня түшәмен юк иткән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Төнлә Әлмәттә чиркәү каршындагы мәктәптә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Архангел Михаил храмы территориясендә урнашкан чиркәү-мәхәллә мәктәбе бинасында янгын чыгуы турында хәбәр бүген 00.29 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына килде», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Ут 15 квадрат метр мәйданда җиһазларны һәм кухня түшәмен юк иткән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәтнең сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10