ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Италиядә Рудольф Нуриевка багышланган фильм төшереләчәк

18 март 2019, 18:39 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Италиядә Рудольф Нуриевка багышланган фильм төшереләчәк Фильмда балетмейстерның дуслары, дөнья балетының күренекле артистлары һәм балет тәнкыйтьчеләре катнашыр дип көтелә.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Танылган биюче һәм балетмейстер Рудольф Нуриев турында Италиядә фильм төшерергә җыеналар. Бу хакта Италия татарлары диаспорасының Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Фильмда Италиядә төшерелгән архив видеоязмалар, Рудольф Нуриевның танылган дуслары белән әңгәмәләр, биюченең кинохроникасы, чыгышларының фрагментлары, шәхси коллекцияләрдән фотосурәтләр һәм архив документлар файдаланылачак.

Шулай ук фильмда балет тәнкыйтьчеләре Милан Экс-Этуаль Карл Фраччи, Серджио Тромбетто, Роберт Балле, Леран Илер,театр рәссамы, сәхнәгә куючы Энцо Фиджерио, кинорежиссер Марио Ланфранки, Италиянең мәдәният институты директоры Ольга Страда, Нуриевның дусты Шарль Жюд, Зур театрның балет солисткасы Светлана Захарова, «Ла скала» театры директоры Александра Перейра һ.б. катнашыр дип көтелә.

Фильмны “Свой Почерк” компаниясе төшерәчәк.

 


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10