ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан яшь тамашачы театры Илгиз Зәйниев пьесасын рус телендә чыгара

18 март 2019, 11:31 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казан яшь тамашачы театры Илгиз Зәйниев пьесасын рус телендә чыгара Премьера 22 һәм 23 март көннәренә билгеләнгән.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театры Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Дитя» спектаклен чыгара. Музыкаль спектакльне автор үзе куя. Премьера 22 һәм 23 март көннәренә билгеләнгән.

Спектакльне Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев куйган иде. Ул театр репертуарында гаилә белән карый торган спектакль буларак озак барды.

  • Сюжет буенча, урам этләре ташландык бала табып алалар һәм аның язмышы турында уйланалар. Бәлки шушы бала аша кешеләр белән этләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләп булыр?...

Казан яшь тамашачы театры өчен пьесаны театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов тәрҗемә иткән. Рәссам - Сергей Скоморохов, хореографлар – Мария һәм Марсель Нуриевлар. Музыкаль бизәлеш – Юрий Чаплин.

  • Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның еллык коллегиясе утырышында татар пьесаларының рус театрларында куелуы теләген җиткергән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10