ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мордовия эшмәкәре: Сез Татарстанда күпләп яшәгәч, татарлыкның кадерен белмисез

17 март 2019, 17:59 , Фото: Гульнар Гарифуллина

Мордовия эшмәкәре: Сез Татарстанда күпләп яшәгәч, татарлыкның кадерен белмисез
"Без аз булгач, бер-беребезгә карата татурак", - ди Рөстәм Килдиев.

(Казан, 17 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мордовия эшмәкәре Рөстәм Килдиев, Мордовиядә татарлык белән горурлану хисе көчлерәк, дип саный. "Татарстанда татар күп булгач, кадерен белмисез. Без татар авылларында аз булгач, бер-беребезгә карата татурак, бер-беребезгә булышып торабыз", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Рөстәм Килдиев Кадошкин районы Иса авылында гомер кичерә. "Гаиләләр корабыз, татарлыкны сакларга тырышабыз. Имамнарыбыз да яшьләрне телебезне, динебезне югалтмаска өнди. Мәктәпләрдә дәресләр татар телендә бара. Укытучыларыбыз даими Казанга квалификация күтәрү курсларына килеп тора. Безнең хоккей командасында да мөселманнар уйный", - ди Рөстәм Килдиев.

Аның әйтүенчә, чит төбәкләрдә татарларга эшмәкәр булып эшләү җиңел түгел. "Программалар авырдан эшли. Әлегә татарларга иркенләп эшләү өчен ачык юллар табылмаган", - дип белдерде Рөстәм Килдиев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10