ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яңа Зеландиядә полиция теракт тикшерүен уздыра

17 март 2019, 15:58

Җомга көнне кораллы кешеләр Крайстчерча ике мәчетендә ату оештырган, анда 50 кеше үлгән, тагын 48е хастаханәләрдә.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Яңа Зеландиядә теракт булу сәбәпле тоткарланган өч кеше Крайстчерч мәчетләрендә атуда катнашмаган. Шул хакта Яңа Зеландия полиция башлыгы Майк Буш матбугат конференциясендә белдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул хокук саклау органнары ир-атны һәм хатын-кызны, аларның машиналарында утлы корал тапканга күрә тоткарлаганнары турында ачыклап узган. Хатын-кызны иреккә җибәргәннәр инде, ир-ат исә "утлы корал белән бәйле" хокукка каршы гамәлләрдә шикләнелә.

Өченче тоткынны раса дискриминациясенә карата коткы таратуда гаеплиләр, дүшәмбе көнне ул суд каршына басачак.

Исегезгә төшерәбез, җомга көнне кораллы кешеләр Крайстчерчның (Көньяк утрау) ике мәчетендә ату оештырды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 50 кеше үлгән, тагын 48е хастаханәләрдә.

Яңа Зеландия Премьер-министры Джасинда Ардерн әлеге хәлне теракт дип атады. Полиция фикеренчә, ату өчен җаваплылык Австралиянең Графтон шәһәрендә туып-үскән 28 яшьлек Брентон Таррантка төшкән. Аңа үтерүдә гаеп белдерелгән, ул 5 апрельгә кадәр сак астында калачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, Тарант ультрауң карашлы булуы белән аерылып тора. Ул 37 битлек манифестын калдырган, анда үзенең ниятләре турында сөйләгән. Ә һөҗүмне видео аша төшергән һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10