ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновскида "Татар кызы-2019" катнашучыларының аш-суга осталыкларын тикшерәләр

17 март 2019, 12:32 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Ульяновскида Быел матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Ульяновск өлкәсенең 11 туташы ярышачак.
(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Бүген Ульяновск шәһәрендә "Татар кызы-2019" бәйгесендә катнашучыларның аш-суга осталыкларын тикшерәчәкләр. Бу хакта өлкәкүләм конкурсның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Быел матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә Ульяновск өлкәсенең 11 туташы ярышачак. 
 
Икенче этап 6 апрельгә билгеләнгән. Анда кызларны спорт ягыннан тикшереп караячаклар. 
 
Бәйгенең финал өлеше 14 апрель көнне уздырылачак. Анда җиңүче Ульяновск өлкәсен Халыкара бәйгедә тәкъдим итәчәк. 
 
Сүз уңаеннан, "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүчене ачык тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Хәзер "Татар кызы-2019. Ульяновск" төркемендә һәр кеше үз фикерен белдерә ала.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10