ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә декрет ялында булган хатын-кызларны бушлай укытачаклар

17 март 2019, 20:00

Бу максатка 600 мең сум тирәсе акча сарыф ителәчәк.

(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең мәшгульлек үзәге декрет ялында булган хатын-кызларны һөнәри укыту өчен 600 мең сум тирәсе акча сарыф итәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Россия Дәүләт сатып алулары порталында тиешле тендер урнаштырылган.

Әлмәтлеләр смета эше, 1С-предприятие, компьютер дизайны һәм кадрлар буенча инспекторы белгечлекләре буенча бушлай укый алачак. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага 43 хатын-кызны укытырга планлаштыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10