ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тольятти студентлары Нәүрүз бәйрәменә чакыра

16 март 2019, 15:45

Чарада чит ил студентлары да актив катнаша.
(Казан, 16 март, "Татар-информ"). 21 март көнне Тольятти дәүләт университеты студентлары төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу хакта югары уку йортының социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
  • 21 март - төрки халыкларда көн һәм төн тигезләшкән вакыт. Казахстан, Урта һәм Кече Азия, Иран халыклары, шулай ук татарлар һәм башкортлар яз бәйрәмен электән зурлап уздырган. 
 
Тольятти университеты студентлары да, бабаларының борынгы гореф-гадәтләрен дәвам итеп, ел саен Нәүрүзне билгеләп уза. Чарада чит ил студентлары актив катнаша. 
 
"21 мартта кунаклар милли ризыклардан авыз итә алачак. Шулай ук концерт программасы, күргәзмәләр, кызыклы уеннар оештырылачак", - диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10