ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов шәһәрдән авылга күченеп кайткан гаиләгә ярдәм итәргә кушты

16 март 2019, 13:10 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов шәһәрдән авылга күченеп кайткан гаиләгә ярдәм итәргә кушты 100 гектар җир бирелсә, гаилә шәхси эш башларга әзер булуы турында белдерде.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрдән Апас районы Карамасар авылына күченеп кайткан Нигъмәтҗановлар гаиләсенә ярдәм итү турында күрсәтмә бирде. Альбина Нигъмәтҗанова VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында авылга күченеп кайту өстенлекләре турында сөйләде.

Гаилә башлыгы моңарчы Мамадыш районында фермерлык белән шөгыльләнгән. Хәзер аларның Апаста җир белән эшләү нияте бар. "100 гектар пай җире булса, эш башлар идем", - ди ул.

Өч кыз үстерүче Нигъмәтҗановлар бүген авылда йорт салулары турында әйттеләр. "Авылыбыз уникаль, авыл эчендә биш чишмә ага. 14 пар игезәк яши. Кызларыбызга саф һава сулатып, саф чишмә суы эчертеп яшисебез килде. Безгә ияреп, бәлки, башкалар да авылга күченер", - диде.

"Авыл кешеләре өчен махсус программалар күп, тик күбесе яшьләр өчен. Ә миңа - 36, иремә 37 яшь. Пенсия яшен арттырдылар, программалар яшен дә арттырып булмасмы икән?" - дип мөрәҗәгать итте Альбина. Ул, шулай ук, балаларны район үзәгенә төрле түгәрәкләргә йөртү мәсьәләсен хәл итүдә дә ярдәм сорады.

"Шунда тормыш корырга уйлагансыз икән, Марат Готовичка (Марат Әхмәтов - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Т.И. искәрмәсе) сезгә ярдәм чараларын эзләргә күрсәтмә бирәбез", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10