ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була

16 март 2019, 11:24 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләренә: Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була "Татарлыкны, гореф-гадәтләрне шәһәрдә саклау авыр, авылны нигез дип саныйбыз", - ди Татарстан Президенты.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Корстон" комплексында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләрен үрнәк итеп куярлык булуын әйтте.

"Сезнең кебек эшмәкәрләр - үрнәк. Сабан туйлары уздырасыз, сез, ярдәм булмаса да, гөрләтеп эшлисез. Сезнең белән аралашкач, сезне күргәч, үзебезгә, начар эшлибез икән әле, дип бәя бирәм. Сез килгәч, күңелдә үзгәреш була", - ди Рөстәм Миңнеханов.

"Авылны нигез дип саныйбыз. Һәр милләтнең нигезе ул. Татарлыкны, гореф-гадәтләрне шәһәрдә саклау авыр. Без атна саен ике районны тыңлыйбыз, алар эшмәкәрлектә нинди үзгәрешләр булганын сөйли", - ди ТР Президенты.

Ул республикада 30 лап дәүләт программасы авыллар белән бәйле булуын әйтте. Моннан тыш ТР Президенты эшмәкәрләргә, Татарстанда үзара салым программасы буенча халыктан җыелган 1 сумга 4 сум өстәлүен, бу акчага төрле проблемалы мәсьәләләр хәл ителүен белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10