ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чүпрәле эшмәкәре Татарстан Президентыннан ярдәм сорады

16 март 2019, 11:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Чүпрәле эшмәкәре Татарстан Президентыннан ярдәм сорады Марат Әхмәтов эшмәкәрнең барлык үсеш программалары министрлык белән килешенгәнен әйтте.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Чүпрәле районы "Дуваноские сады" җиләк-җимеш хуҗалыгы җитәкчесе Альфред Хәйруллин "Корстон" комплексында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады. Ул цех, саклау складлары кирәк булуын әйтте.

Альфред Хәйруллин 170 гектар мәйданда 8 гектар кура җиләге, 7 гектар җир җиләге, 41 гектар мәйданда алма үстерүләрен әйтте. 28 млн сум инвестиция керткәннәрен, сезонда 80 ләп хезмәткәр эшләвен, хезмәт хакы 35 мең сумга җиткәнен билгеләп узды. 2018 елда Казан, Ульяновск, Мәскәү сәүдә челтәрләре аша 8,5 млн сумлык продукция сатылган.

Альфред Хәйруллин җиләк-җимеш белән генә түгел, яшелчә белән дә шөгыльләнергә җыенуларын әйтте. "Берәр цех, саклау складлары кирәк", - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Президентына.

Вице-премьер - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшмәкәрнең барлык үсеш программалары министрлык белән килешенгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, грант программасы аларның проблемасын хәл итә алыр иде.

Альфред Хәйруллин шулай ук махсус бакчачылык белеме булган белгечләр кирәклеген әйтте. Чүпрәле техникумы белән эш алып барабыз", - диде.

  • Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Россиянең татар авыллары» иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра. Форумда илнең 39 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан 832 эшмәкәр катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10