ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казахстан консулы Татарстан белән Казахстанның уртак тарихи проекты булырга тиеш дип саный

16 март 2019, 11:11 , Фото: Рамиль Гали

Казахстан консулы Татарстан белән Казахстанның уртак тарихи проекты булырга тиеш дип саный Казахстанның Татарстандагы генераль консулы Еркин Тукумов “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашты.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казахстанның Татарстандагы генераль консулы Еркин Тукумов уртак гомумтөрки тарыхыбызны өйрәнү буенча Татарстан белән Казахстанның уртак проектлары булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул Казан Кремлендә “Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте” халыкара проекты кысаларында күргәзмә ачылу тантанасында әйтте.

“Безне Татарстан белән алга киткән сәүдә үсеше генә түгел, уртак тарих, тел, мәдәният һәм дин берләштерә. Минемчә, бу чара безнең уртак мәдәни тормышыбызны һәм мәдәни кодыбызны саклар өчен әһәмиятле вакыйга булып санала”, - диде Еркин Тукумов, кунакларны “Алтын кеше"гә багышланган күргәзмәдә сәламләп.

“Быел безнең әлеге күргәзмә Казаннан башлануына бик шатмын”, - диде ул.

“Алтын кеше” табылдыгы - ХХ гасыр археологиясенең зур ачышы. Аның нигезендә Казахстан дәүләтенең халык аңын һәм мәдәниятен күрергә мөмкин. Безнең тарихыбыз уртак һәм шуңа да борынгы тарихыбызны өйрәнә торган уртак проектлар булырга тиеш. Казахстанда бөек даланың үткәнен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Бу күргәзмә белән без дөньяга үзебезнең бөек үткәнебезне ачып бирергә телибез”, - диде Еркин Тукумов.

  • “Бөек дала: тарих һәм мәдәният” күргәзмәсе Казанда бер ай эшләячәк. "Алтын кеше" табылдыгына багышланган күргәзмәне “Казан Кремле”нең “Манеж” күргәзмәләр залында күрергә мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10