ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Татар халкы үсеш стратегиясенең дүртенче варианты булу ихтималын әйтте

16 март 2019, 10:10 , Фото: Рамиль Гали

Васил Шәйхразиев Татар халкы үсеш стратегиясенең дүртенче варианты булу ихтималын әйтте Бөтендөнья татар конгрессы сайтында экспертлар һәм җәмәгатьчеләр тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән эскизның өченче варианты чыкты.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясенең дүртенче варианты булырга мөмкинлеген әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Күптән түгел сайтта өченче эскизны куйдык, без аны,  белгечләр һәм гади кешеләр фикерләрен исәпкә алып, камилләштерәбез. Ул өч төрле эскиз түгел. Беренчесен юкка чыгардык инде. Икенчесе беренчесенә нигезләнеп эшләнде, анысы да юкка чыгарылды, чөнки өченчесен кабул иттек. Монысы да соңгысы булмаска мөмкин», — диде республика вице-премьеры.

  • Эскизның беренче вариантын 16 гыйнварда Татарстанның Арча районында тәкъдим иттеләр. Шул вакыттан алып аны Бөтендөнья татар конгрессы сайтында карарга мөмкин.

«Без беренче тапкыр эскиз куйгач: «Катнашырга теләүче һәркем үз тәкъдимнәрен җибәрә ала, дидек. Аларны эшче төркем карый. Әгәр алар әһәмиятле икән, эскизны үзгәртә башлыйбыз», — диде Васил Шәйхразиев.

Интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә 18:30дә һәм якшәмбе 13.30дә карарга була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10