ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яңа Зеландиядә мәчеткә һөҗүм итү вакытында үлүчеләр саны иллегә җиткән

16 март 2019, 09:38

Бу хәлләрне боевикларның берсе видеога төшергән һәм социаль челтәрдә трансляцияләгән.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Соңгы мәгълүматлар буенча Яңа Зеландиядә 50 кеше һәлак булган. Тагын 50гә якын кеше яраланган. Беренчел мәгълүматлар буенча һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Россия кешеләре юк. Бу турыда “Известия” хәбәр итә.

Яңа Зеландия хакимияте мәчетләргә һөҗүмне теракт дип атады. Дүрт кеше – бер хатын-кыз һәм өч ир-ат тоткарланган.

  • 15 мартта Яңа Зеландиянең Крайстчерч һәм Линвуд шәһәрләрендә ике мәчеткә һөҗүм иттеләр. Бу хәлләрне боевикларның берсе видеога төшергән һәм социаль челтәрдә трансляцияләгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10