ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районының яшь әниләренә Ана капиталы сертификатлары тапшырганнар

16 март 2019, 08:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районының яшь әниләренә Ана капиталы сертификатлары тапшырганнар Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе әлеге акчаларны нинди шартларга тотарда мөмкин булуын да аңлатты.

(Әгерҗе, 16 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районы ЗАГС идарәсендә бер төркем яшь әниләргә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова сигез әни әлеге сертификатларны тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе әлеге акчаларны нинди шартларга тотарда мөмкин булуын да аңлатты:

– 2019 елда Ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, әни кешенең тупланма пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларны җәмгыятькә социаль җайлаштыруга тотарга мөмкин. Тагын бер мөмкинлек – ана капиталыннан айлык түләүләр алып тору, – диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10