ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Журналист Данил Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутны туры сүзле журналист буларак искә алды

16 март 2019, 10:25 , Фото: Владимир Васильев

Журналист Данил Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутны туры сүзле журналист буларак искә алды Аның сүзләренчә, журналист язган мәкалә белән килешмәүчеләр дә булган.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Матбугат.ру" сайты җитәкчесе Данил Сәфәров журналист Алсу Хәсәнова-Булутны туры сүзле буларак истә калуын әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Татар журналистикасында Алсу мәдәни темаларга язды. Ул кешене интервьюда ача белә иде. Алсу язган мәкалә белән килешмәүчеләрне дә ишеткәнем булды. Эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Гомумән, мәдәни өлкәдә ялгыш яки ялгыш түгел дигән әйбер бик субъектив. Иң мөһиме - кешенең үз карашы, үз сүзе", - диде ул.

"Миңназыйм абый Сәфәров Алсуны роза чәчкәсенә охшатуын әйтте. Чыннан да, үзе матур, үзе чәнечкеле. Аңа туры килә торган метафора ул. Чөнки Алсу кешегә ярыйм, ошыйм дип яшәмәде. Ничек бар, шулай иде, ялагайланып йөрмәде, турысын әйтүче журналист булып истә калды", - диде ул.

Данил Сәфәров Алсу Хәсәнова-Булутның тугры дус булуын да искә алды. "Алсуның ире Ләвәнт Булут яшәгән җирдә дә кунак булган бар иде, һәрвакыт кунакчыл булдылар", - диде ул.
 

 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10