ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Мөслим предприятиясе авыл хуҗалыгы тракторлары җитештерүче статусын алырга җыена

15 март 2019, 20:06 , Фото: Рәмис Латыйпов

Мөслим предприятиясе авыл хуҗалыгы тракторлары җитештерүче статусын алырга җыена "Агромастер" илдә тәгәрмәчле авыр тракторлар җитештерә торган икенче заводка әйләнергә мөмкин.

(Мөслим, 15 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Мөслимдәге "Агромастер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзләрендә җитештерелә торган Т-360 тракторы өчен Россия сәнәгать министрлыгыннан "трактор җитештерүче" дигән рөхсәт алырга җыена. Предприятиенең директоры Илгиз Исламов "Татар-информ"га Россиядә тәгәрмәчле, 5-6 класстагы авыр тракторлар җитештерә торган икенче заводны Мөслимдә булдыру планы барлыгын әйтте.

"Мин идеяне чит илдә күреп кайттым. Бәләкәй генә авылда әллә ниләр җитештереп яталар. Нигә Мөслимдә җитештермәскә дип уйладык. Бу идеяне тормышка ашырып барабыз. Россиядә үзенең тәгәрмәчле авыл хуҗалыгы тракторларын ясый торган завод берәү генә - Санкт-Петербургтагы "Кировец". Шуңа күрә ул үз шартларын таләп итә. Җитешә дә алмый, бәясе дә кыйбат. Уйладык та, агрегатлар ясыйбыз икән, "классикага нигә үрелмәскә", - дип аңлатты директор.

Илгиз Исламов әйтүенчә, трактор ясау белән алты ел шөгыльләнеп, сәнәгать күләмендә җитештерү дәрәҗәсенә якынлашканнар. Трактор инде күптән басуларда эшли, аны җитештерергә сертификат бар. "Хәзер аны үзебез җитештергәнне исбатлап, тагын бер төрле сертификат алу артыннан йөрибез. Ул безгә "трактор җитештерүче" статусын бирә. Документация күп кирәк, безнең илдә шушы маховикны әйләндереп җибәрү бик кыен", - дип аңлатты Исламов.

Конструктор Илнар Хәйретдинов трактор белән таныштырды. "Т-360" тракторына "КАМАЗ" двигателе куелган. Ул 360 ат көчендә. Рама, кабинасы, күп кенә узеллары заводның үзендә ясала, шунда ук җыела да. Предприятиедә җтешетрегән узелларга сертификат алынган. Барлыгы 20 трактор җитештерелгән, бишесе "Агромастер"да, калганнары Россия төбәкләренә, берсе хәтта Казахстанга сатылган.

Т-360 тракторы 5,8 млн, Россиядәге аналоглары кимендә 7,5 млн, чит илләрдәгеләре (шул исәптән, мәсәлән Россиядәге заводларда җыелган чит ил тракторлары) 25 млн сум тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10