ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты

15 март 2019, 20:00 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты Очрашуда Anadоlu Group компаниясе белән алдагы хезмәттәшлек, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Төркиянең Anadоlu Group компаниясе рәисе Тунджай Озильхан белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һ.б. катнашты.

Очрашуда Anadоlu Group компаниясе белән алдагы хезмәттәшлек, кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10