ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда бер кыз урамда банк картасы тапкан һәм 4,5 мең сумлык тәм-том сатып алган

15 март 2019, 21:19

Мәктәп укучысы табылдыкны иясенә тапшырасы урынга, акчаны шоколадка сарыф итәргә булган.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Чаллыда дүртенче сыйныф укучысы урамда банк картасы тапкан һәм шуңа 4,5 мең сумлык тәм-том сатып алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Агентлыкка мәгълүм булганча, кыз урамда чит кешенең банк картасын тапкан. Әмма аны хуҗасына кайтарып бирәсе урынга, акчаны тәм-том сатып алырга тоткан. Кибеттә берничә тапкыр шуның белән түләгәч, картаның акчасы беткән. Тәм-том яратучы кыз барлыгы 4,5 мең сум акча сарыф иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге фактны расладылар.

Хәзер әлеге мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырылачак. Кызның әти-әнисен административ җәза көтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10