ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне саклауда һәр оешманың "юл картасы" булырга тиеш

15 март 2019, 19:47 , Фото: Рамиль Гали

Илдар Гыйльметдинов: Туган телне саклауда һәр оешманың Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе төп бурычларны билгеләде.

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов төбәкләрдә милли-мәдәни мохтариятлар алдында бурычлар билгеләде. Ул туган телне саклауда һәр оешманың "юл картасы" булырга тиешлеген әйтте. Бүген IX хисап-сайлау конференциясендә делегатлар тавыш биреп, ул янә рәис итеп билгеләнде.

"Беренчедән, безгә татар халкы үсеше концепциясендә актив катнашу кирәк. Аннары, ник безнең фикерләр кермәде, дип әйтерлек булмасын. Халык санын алуга кадәр бөтен җәмәгатьчелек белән актив эшләү кирәк", - диде Илдар Гыйльметдинов. 

"Нинди әсбаплар кирәк, кайда нинди класс, группалар ачарга мөмкин, нинди ярдәм  - бөтенесен анализларга кирәк. Җиңел генә мәктәп ачам дип уйлыйсыз икән, алай гына булмый. Самара һәм башка татар мәктәпләрендә нәрсә хисабына алдырганнарын беләсез, чөнки анда башка фәннәр дә көчле, ата-аналар шуңа алданып бирә. Хәтта рус балалары да шунда укуга мисаллар бар. Зинһар, шул әйберләргә игътибар итик", - диде ул. 

Илдар Гыйльметдинов туган телләрне өйрәнү буенча концепция булачагын, туган телләрне саклау буенча фонд булдырылганын искәртте. Шушы концепция нигезендә яңа стандартлар булачагын әйтте. "Мәгариф министрлыгы биш көнлек укуга күчүне тәкъдим итәчәк. Башкортлар күчкән. Без дә күчсәк, татар теле кыскартуга дучар булырга мөмкин. Зинһар, ашыкмыйк. Бәлки, башлангыч мәктәптә кирәктер, ләкин уйлап бетерик әле", - диде.

Автономия рәисе күбрәк тел сменаларын оештыруга игътибар бирүне сорады. "Ана теле" онлайн программасын да карарга кирәк. Укытучыларның ярдәме бүген юк анда, аларның ярдәмен кире кайтарып булмасмы икән", - диде. Ул мәчетләр каршында тел өйрәнү түгәрәкләре булдыру кирәклеген дә әйтте.

Регионнарда татар үзәкләре булдыру юнәлешендә эшләүне билгеләп узды. "Дәүләт программасында татар үзәкләренә матди ярдәм, түгәрәкләргә киемнәр белән булышу һәм башкалар белән ярдәм итеп булмасмы. Алар халык белән эшлиләр", - дип мөрәҗәгать итте Илдар Гыйльметдинов ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10