ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мөслим башлыгы: Телебезне сакласак, инновация дә, киләчәк тә була

15 март 2019, 18:50 , Фото: Рәмис Латыйпов

Мөслим башлыгы: Телебезне сакласак, инновация дә, киләчәк тә була Рамил Муллин, телне саклау максатыннан парк һәм скверларга милли атамалар бирдергән.

(Мөслим, 15 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин беренче максат - телебезне саклау, шул очракта инновация дә, киләчәк тә була дигән фикердә. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Бүген VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Мөслимдә булды. Аларны райондагы предприятеләр һәм социаль объектлар белән таныштырдылар. Мөслимдә парклар "Курай", "Кояшлы Ык" дип исемләнгән. Скверларны "Мөслим йөрәге", "Печән базары" дип атаганнар.

"Татар-информ" хәбәрчесе район башлыгыннан: "Яңа объектларга инновацион, заманча саналган исемнәр бирү модада. Сез ни сәбәпле милли исемнәргә тукталдыгыз?" - дип сорады.

"Безнең беренче максатыбыз - телебезне саклау. Телебезне сакласак, ул вакытта инновация дә була, тарихыбыз да саклана һәм киләчәк тә була. Шул сәбәпле, үзебезгә хас булган, телебезне саклый торган исемнәр бирергә тырыштык. Балаларыбыз өчен дә, өлкәннәребез өчен дә хәерле булсын өчен", - диде район башлыгы.

Рамил Муллин икътисадка караганда кешенең рухи ягы мөһимрәк дигән фикердә. "Рух беренчерәкме, икътисадмы?", - дигән сорауга ул: "Рухи яктыр. Рухи-әхлакый ягы саф булса, ул икътисадын үстерер өчен дә хезмәт куячак, социаль иминлек, җирлек, ватан өчен дә хезмәт кыла торган кеше булачак", - ди Рамил Муллин.

"Без милләт буларак бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш. Безне тарих, тел, уртак уйлар бәйли. Шуңа күрә без бердәм булырга тиеш. Әгәр уртак эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башласак, безнең киләчәк бар. Бергә булганда без көч булачакбыз һәм киләчәгебез бар", - дигән фикердә район башлыгы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10