ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда "Ел тәрбиячесе" исемен игълан иттеләр

15 март 2019, 20:41 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда Җиңүче Татарстанны «Ел тәрбиячесе-2019» Бөтенроссия бәйгесенең финалында тәкъдим итәчәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда «Ел тәрбиячесе-2019» республика бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Татарстан башкаласының 50нче балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Воронцова беренче урынга лаек булды.

Конкурсның җиңүчесе, призерлар, лауреатлар һәм номинантларны РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика комитеты рәисе Юрий Прохоров бүләкләде. «Кешелекнең нигезе мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә салына. Анда тәрбиячеләр балалар чын кеше булып үссен өчен алны-ялны белмичә эшли», - диде ул.

Анастасия Воронцова Татарстанны «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия бәйгесенең финалында тәкъдим итәчәк.

  • «Ел тәрбиячесе» республика конкурсы Бөтенроссия бәйгесе кысаларында үткәрелә. Быел аның зона этабында 108 педагог – тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, логопедлар, психологлар катнашты.

Агымдагы елда бәйге чараларына кайбер үзгәрешләр дә кертелде. Әйтик, педагоглар дәресләрне конкурс кайда узса, шул балалар бакчасының планы нигезендә үткәрде. Дәресләрнең темасы конкурс сынаулары көнне шобага салу ярдәмендә билгеләнде.

Бәйгенең җиңүчесенә – 100 мең, икенче һәм өченче урыннарны алган призерларга – 70 һәм 50 мең, лауреатларга (4 кеше) – 20шәр мең, номинантларга (4 кеше) 10ар мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10