ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Dомашний” телеканалы яңа сезонда чегән мәхәббәте тарихына багышланган сериал әзерли

15 март 2019, 17:44 , Фото: Султан Исхаков

“Dомашний” телеканалы яңа сезонда чегән мәхәббәте тарихына багышланган сериал әзерли Телеканал җитәкчесе Марина Хрипунова телеканалның яңа сезонга планнары белән уртаклашты.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел яңа сезонда “Dомашний” телеканалы рус һәм чегән милләте вәкилләре язмышына багышланган “Цыганка” сериалын һәм “Женский доктор” мелодрамасының яңа чыгарылышын әзерли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә телеканалның генераль директоры Марина Хрипунова сөйләде.

Ул каналның бүген беренче унлыкта торганын әйтте. “Канал күпләрдә “Великолепный век” белән күз алдына килә. Бу тарих безнең каналда күрсәтелүенә без бик шат. Аны алтмышлап ил үзенә алуы юкка гына түгел. Мәхәббәт, дәрт беренче урында булган сериалларга өстенлек бирәбез. Рус-төрек мәхәббәте турында “Восток-запад” сериалын төшердек. Чираттагысы – чегән мәхәббәтенә багышланган тарих”, – диде Хрипунова.

Аның сүзләренчә, һәр канал җитәкчесе озак еллар популяр сериал табу турында хыяллана. “Без дә мондый тарихны таптык. “Женский доктор” тарихының 140лап сериясе чыкты. Бу сериалның рекордын әле беркем үтмәгән. Канал эшли башлаганнан бирле, эш көннәрендә прайм вакытында (19.00-24.00) иң югары күрсәткечләргә ирешелде”, - диде.

Хрипунова сүзләренчә, кайбер миллион халыклы шәһәрләрдә сериал барлык каналлар арасында 1,5 ай беренче урында торган. “Женский доктор”ның яңа сезонын тәкъдим итәчәкбез. Без табиб роленә чынлап та яхшы актер таптык. Тиздән эфирда аның исемен әйтербез”, - диде.

Ул, шулай ук, “Великолепный век” сериалын киләсе елда тагын күрсәтү ниятләнгәнен әйтте. “Кабатлап күрсәткәндә, 18-25 яшьлек кызлар кушылуын күзәтәбез. Контент уникаль, мондый сериаллар дистә елга бер туадыр. Без тагын берничә төрек тарихларын эзлибез. Әлегә исемнәрен әйтә алмыйм. Көзен тәгаенләнер”, – дип белдерде.

Марина Хрипунова сүзләренчә, канал гүзәл затларны юату, ял иттерү рухында эшләү максатын куя. “Күз алдыгызга китерегез: сезне кемдер рәнҗетте, ди, бу вакытта өйгә кайтасы килү хисе туа. Безнең канал да хатын-кыз, аның эчке дөньясы өчен “өй” булырга тели. Өйгә кайткач, безнең каналны кушып, ул монда берәү дә аны кыерсытмаячак, борчымаячак, тискәре йогынты ясамаячагын аңлаячак”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10