ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада легендар журналист Галина Бортникова вафат булды

15 март 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/news/746/73991/?clear_cache=Y

Түбән Камада легендар журналист Галина Бортникова вафат булды Ул 30 елдан артык "Ленинская правда" (хәзерге "Нижнекамская правда") газетасында эшләде.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Бүген 63нче яшендә Түбән Каманың легендар журналисты Галина Бортникова вафат булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ул 30 елдан артык "Ленинская правда" (хәзерге "Нижнекамская правда") газетасында эшләде. 1999-2011 елларда басманың баш мөхәррире булып торды.

Галина Ивановнаның дөньядан китүе аны белгән һәркем өчен зур югалту, әле гыйнвар аенда гына ул элеккеге хезмәттәшләре белән берлектә район архивында Түбән Каманың беренче газеталарын цифрлы форматка күчерү эшендә катнашты. Ул леге вакыйгага нык шатлануын, тарихи мирасыбыз булган басма матбугатны бу рәвешле саклап калу мөмкинлеге тудырылуына сөенечен белдергән иде.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы Советы, Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама шәһәре ветераннары, хезмәттәшләре һәм якыннары Галина Ивановнаның туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Хушлашу мәрасиме 16 март көнне 9:00 сәгатьтә Менделеев урамы, 46а адресы буенча узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10