ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мөслимдә 2019 ел "Рухи-әхлакый үсеш елы" дип игълан ителгән

15 март 2019, 17:14 , Фото: Рәмис Латыйпов

Мөслимдә 2019 ел Район башлыгы Рамил Муллин фикеренчә, әхлак булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була.

(Мөслим, 15 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). 2019 ел Мөслимдә "Рухи-әхлакый үсеш елы" дип игълан ителгән. Бу хакта район башлыгы Рамил Муллин VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары алдында чыгышында әйтте.

"Халык шушы җирлекне яратып яшәгәндә генә нәтиҗә була. Шуңа күрә ике программа кабул иттек. Берсе икътисади үсеш буенча булса, икенчесе - рухи-әхлакый үсеш турында. Халыкка аңлаешлы кагыйдәләр әзерләнде. Беренче кулыбыз икътисад булса, икенчесе - әхлак", - диде ул делегатларга.

Район башлыгы фикеренчә, әхлак булганда гына нәтиҗәгә ирешергә була. "Шулай булганда гына милләтебезне саклый алабыз. Бердәм булып без тормышны алып барырга тиеш. Татарлар бер-берсенә булышырга тиеш. Үз ватаныбызны яратыйк!" - дип мөрәҗәгать итте Рамил Муллин делегатларга.

Ул яшьләр белән очрашулар уздырып, районда яшәп тә Фоат Садриев кебек язучы, Илгиз Исламов кебек эшмәкәр, Рамил Муллин кебек район башлыгы булырга мөмкин икәнлекне аңлатуын әйтте.

Җитәкче районның соңгы еллардагы иътисади казанышларын санады. Мәсәлән, Россиядә гриппка каршы вакцина җитештерү өчен кулланылган эмбрионның 30 проценты "Чайка" фермер хуҗалыгында җитештерелә. "Агромастер" предприятиесе җитештергән авыл хуҗалыгы техникасы Россиядән тыш, Әрмәнстан, Казахстан, Монголиягә сатыла. Биредә 250 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 40 мең сум тирәсе. Делегатлар бу предприятиеләрдә дә булды.

Район башлыгы белгечләрне районга кайтару буенча уңай динамика булуын әйтте. Элегрәк белгечләр башлыча шәһәргә китәргә теләсә, соңгы елларда районга кайта башлаганнар. Мәсәлән, табиблар буенча тәэмин ителеше 97 процентка җиткән, бу - районнар арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Район башлыгы фикеренчә, бу социаль объектларны төзү исәбенә ирешелгән нәтиҗә. Районда ел саен хөкүмәт программалары ярдәмендә 10 мең квадрат метр торак җитештерелә. Яңа гимназия салынып, ике сменада уку проблемасы хәл ителгән. "Курай", "Кояшлы Ык" парклары, "Мөслим йөрәге", "Печән базары" скверлары ачылган. Хастаханәгә 50 млн сумлык җиһаз алынган.

Делегатлар районның эш нәтиҗәләрен югары бәяләде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе район башлыгының Мөслимне яратып сөйләвен, милли җанлы булуын искәртте, аның сөйләвен тыңлагач, бу җирлектә яшисе килә башлавын әйтеп шаяртты.

Башкортстаннан килгән эшмәкәр Вилсур Нәфыйков "Татар-информ" хәбәрчесенә Мөслимдә эре предприятиеләр булуын һәм уңышлы эшләвен югары нәтиҗә дип санавын әйтте. Мордовиядән килгән Талип Әбүбәкеров фикеренчә, район башлыгының эшчәнлеге халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән. "Ә икътисад - шуның турыдан-туры нәтиҗәсе", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10