ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Dомашний” телеканалы җитәкчесе каналның нәрсә хисабына уңышка ирешүе турында сөйләде

15 март 2019, 16:45 , Фото: Султан Исхаков

Телеканал үзе төшергән сериаллар күләмен арттырган.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Dомашний” телеканалы генераль директоры Марина Хрипунова “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә каналның соңгы биш елда нәрсә хисабына үсеш алганы турында сөйләде.

14 ел элек эшен башлап җибәргән чорында канал үзен “йорт тормышы энциклопедиясе” буларак тәкъдим иткән. Акрынлап канал актив, заманча хатын-кызлар ягына таба борыла. Бүген телеканалның шигаре - “Һәрвакыт хатын-кызлар өчен”. Марина Хрипунова әйтүенчә, каналлар рейтингында зур каналларның соңгы 5 елда күрсәткечләре кимүе, “Dомашний”ныкы 32 процентка үсеше күзәтелә.

“Үсешкә зур тырышлык бәрабәренә ирешәбез. Кайвакыт тамашачылар “беренче бишлектә булмаган каналларда оригиналь әйберләр юктыр, кабатлаулар гынадыр” дип уйлый. Ләкин бу хаталы фикер. Ел саен бездә елына 4 мең сәгатьтән артык (47 процент) оригиналь контент, ягъни бу безнең каналда гына күреп була торган тапшырулар дигән сүз”, - ди канал җитәкчесе.

“Аңлыйсыздыр: сериалның бер сәгате, берәр программа яки реалити-шоу сәгатенә караганда күпкә кыйбатрак тора. Без чыгымнарны карап, структуралап, көчебезне сериаллар җитештерүгә юнәлтә башладык”, - диде Марина Хрипунова.

Аның сүзләренчә, узган елда 18 сериал күрсәтелгән булса, 2019 елда ул 24 кә җиткән. “Киләсе елда 40 сериал булачак. Бу без үзебез эшли торган сериалларда тасвирлый торган тарихлар ярдәмендә аудиториябез һаман яшәрә бара”, - диде. Сериаллар 18-25 яшьлек кызларны да үзенә җәлеп итүен билгеләп узды.

Аның әйтүенчә, кайбер каналларны өлкәнрәк аудитория карарга ияләнгән булса, “Dомашний”ның уртача яшьтәгеләр өчен йөз тотуы аның өстенлеге булып тора. Каналның төп аудиториясе – 25-59 яшьлек хатын-кызлар. “Казанда да үсәбез. Ял көннәрендә дә “Dомашний” көн дәвамында иң яхшы биш канал исемлегенә керә. Бу бик зур казаныш. Казанлыларга зур рәхмәт”, - диде Хрипунова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10