ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Язучы һәм тәрҗемәче Илгиз Кәримовны 17 мартта Мәскәүдә җирләячәкләр

15 март 2019, 16:43

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге мәрхүмнең туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә язучы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Илгиз Мостафа улы Кәримов 1942 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туган. 1967 елда М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган.
  • 1977 елга кадәр «Литературная Россия» газетасында эшләгән. Газетада эшләү белән бергә, Илгиз Кәримов 1972 елдан СССР Министрлар Советының Дәүләт телевидение һәм радио комитетында да хезмәт куйган. 1973 елда «Молодой коммунист» журналының бүлек башлыгы итеп билгеләнгән. 1997-2005 еларда - «Оракул» журналы хезмәткәре.
  • Илгиз Мостафа улы әтисе – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең бөтен проза һәм драма әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге мәрхүмнең туганнары һәм якыннары – хатыны, язучы һәм журналист Нәзифә Харис кызының, балалары Айгөл һәм Ниязның тирән кайгысын уртаклаша.

Илгиз Мостафа улы Кәримовны Мәскәүнең Волков зиратында җирләячәкләр. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 17 мартта 9.30 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10