ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галим Фәнзилә Җәүһәрова: Бүгенге көндә ир-атларга коточкыч авыр дип исәплим

15 март 2019, 16:54 , Фото: архив

Галим Фәнзилә Җәүһәрова: Бүгенге көндә ир-атларга коточкыч авыр дип исәплим Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова бүгенге көндә ир-атның ир-ат булуын дәлилли алырлык хатын-кызлар бик аз дип саный.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова бүгенге көндә ир-атның ир-ат булуын, аның хөрмәткә лаеклы булуын дәлилли алырлык хатын-кызлар бик аз дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Ир-атның да, хатын-кызларныкы кебек, күңелендә әллә-нәрсәләр бар. Аның да өенә кайтып бушанасы килә. Мин бүгенге көндә ир-атларга коточкыч авыр дип исәплим. Алар үзләрен таба алмый интегәләр. Ә бүгенге көндә ир-атның җенесенә табигый рәвештә салынганны – аның ир-ат булуын, кирәкле һәм хөрмәткә лаеклы булуын дәлилли алырлык хатын-кызлар бик аз”, - ди Фәнзилә Җәүһәрова.

“Мин еш кына бик аптырап куям. Хатын-кызлар ирләреннән китәләр дә баралар, “Миңа аның утырып торуы кирәкми”, диләр. Ә ни өчен ул утырып тора? Утыруның да асылында бит ниндидер сәбәпләр бар. Ни өчен ул ир-ат үзенә бикләнгән? Хатын-кызлардан “Аның белән бер сүз сөйләшеп булмый” дигәнне еш кына ишетергә туры килә”, - ди ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10